«Татарстан» журналы юбилеен концерт белән билгеләп үтте: Бу – зур җаваплылык
Бүген «Созвездие-Йолдызлык» театрында «Татарстан» журналының 105 еллыгы уңаеннан тантаналы чара булды. Коллективны юбилей уңаеннан «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов котлады. Ул агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевның сәламләвен һәм тәбрикләүрен ирештерде.
«Журналның коллективын һәм аның ветераннарын чын күңелдән тәбрик итәм. Минем өчен сезне котлау, шундый истәлекле көн уңаеннан хезмәтегез өчен рәхмәт белдерү — зур горурлык. Журналның исеме үк әйтеп тора, ул республика исемен йөртә. Бу – зур җаваплылык. Мин үзем газетада эшләгән чакта журнал чыгару эшен җиңелрәк, дип уйлый идем. Чөнки бу төр басма аена бер генә тапкыр нәшер ителә. Ләкин үзем эшләп карагач моның көндәлек һәм бик интенсив эш икәнен аңладым», — дип белдерде ул.
Миргалимов чыгышында вакытлы матбугат басмасының актуаль булып калуын да билгеләп үтте.
«Журналларыбыз, шул исәптән «Татарстан» да, күп төрле махсус проектлар алып бара. Бу җәһәттән дә әлеге журнал үзенең миссиясен лаеклы үти. Аннары ул бик дәрәҗәле, хәтта халыкара чараларның да мәгълүмати партнеры булып тора», — диде ул.
Азактан ул редакция хезмәткәрләрен бүләкләде һәм уңышлар теләде.
