Актаныш районы Тыңламас авылы хатын-кызлары солдатларга җибәрер өчен токмач кискән
Актаныш районы Тыңламас авылы хатын-кызлары махсус хәрби операция катнашучыларына җибәрер өчен токмач кискән. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итте.
Хатын-кызлар авыл мәдәният йортында җыелган һәм күмәк эшкә керешкән. Алар барлыгы 120 йомыркага камыр баскан, аны җәеп киптергән һөм, изге теләкләр тели-тели, нечкә итеп токмач кискән.
«Егетләребез тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсын, дип тели-тели эшлибез», – дигән авылның уңган хатын-кызлары.
