Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2026

Казан Кремлендә «Әбием сандыгы» моноспектакле күрсәтелде

0

Бүген Казан Кремлендә «Әбием сандыгы» моноспектакле күрсәтелде. Чара «Курше» фестивале кысаларында узды. «Әбием сандыгы» - гаилә кыйммәтләре һәм татар традицияләре турындагы спектакль. Монда тамашачылар карап кына калмый, ә үзләре дә катнаша.

Спектакльнең авторы һәм башкаручысы – артист Руслан Риманас. Ул бу спектакльнең балачакка, дәү әниләргә һәм аларның төрле әйберләр белән тулы сандыкларына сәяхәт булуын аңлатты. Сандыктагы һәр әйбер – мәсәлән, ачык төстәге юрган – уен, бию яки татар өчпочмакларын әзерләүнең башлангычы була.

«Без мондый һава торышында шулкадәр күп кеше килер дип уйламаган идек» – ди Руслан.

Ул еш кына тамашачыларның яртысы – туристлар, дип белдерде. «Әбием сандыгы» спектакле алар өчен татар гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге.

Руслан билгеләп үткәнчә, «Күрше» фестивале чаралар оештыру белән генә шөгыльләнми, төрле активлыклар ярдәмендә күршеләр арасындагы элемтәләрне дә ныгытырга тели.

Артист, беренче чиратта, тамашачыга якыннарыңны кадерләү, аларны ярату, үз мәдәниятеңне һәм гаиләңне хөрмәт итү һәм саклау, үз тарихыңны истә тоту һәм аны белү мөһимлеген җиткерергә теләвен аңлата.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса