Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2026

Находкада «Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз» онлайн-укулары уза

0

Муса Җәлил истәлеген саклау һәм шигърият сөючеләрне берләштерү өчен Находка китапханәләре Приморье крае татарларының һәм башкортларының «Туган ил» иҗтимагый оешмасы, Муса Җәлил музее – Татарстан Республикасы Милли музее филиалы һәм «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе белән берлектә «Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз» дигән онлайн-укулар башлануын игълан итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Онлайн-укулар «Ике исем – ике канат» иҗтимагый әһәмиятле төбәкара хезмәттәшлек проекты кысаларында үткәрелә. Проект 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында җиңүче булган иде.

Онлайн-укуларда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен татар шагыйренең шигырен теләсә кайсы телдә укырга һәм видео яздырырга кирәк, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса