Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Камилә Вәлиева сикерү буенча Россия чемпионаты финалына үтә алмады

0

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева Мәскәүдә узучы сикерү буенча Россия чемпионаты финалына үтә алмады. Спортчы ярымфиналда 53,33 балл җыйды һәм иң яхшы нәтиҗәләр өчлегенә керә алмады. Бу аны җиңү өчен көрәшү мөмкинлегеннән мәхрүм итте.

Камилә Вәлиева – яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы, берничә тапкыр Россия чемпионаты призеры, Россия Кубогы җиңүчесе һәм 2022 елда Пекинда узган кышкы Олимпия уеннары катнашучысы.

Әлеге турнир – Вәлиева спортка кайтканнан соң катнашкан беренче ярышлар. Исегезгә төшерик, фигуралы шуучы допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләнгән иде. Дисквалификация вакыты 2025 елның 25 декабрендә тәмамланды.

Спортчы октябрьдә Татьяна Навка академиясенә Светлана Соколовская белән тренировкаларга йөри башлады. Элек Вәлиева Этери Тутберидзе белән хезмәттәшлек итә иде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса