Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда фәнне үстерү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла – күзәтү

0

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда фән белән шөгыльләнүчеләр артуын билгеләп узды. «Фәнни-тикшеренүчеләр персоналы Татарстанда республиканың яңа тарихында максимумга җитте – 16,5 мең тирәсе кеше. Соңгы тапкыр мондый санга 1999 елда ирешкән идек», – диде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча, республикада фәнни эзләнүләргә эчке чыгымнарның күләме өчтән ике өлешкә кадәр арткан, – диде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Вице-премьер төрле фәнни эшләнмәләргә заказлар формалаштыручы предприятиеләрнең фәнни эзләнүләргә этәргеч булуын әйтте. «Предприятие һәм фәнни мәктәпләрне берләштерү – фән үсешендә өстенлекләрнең берсе», –дип билгеләп узды.

Якын арада Татарстанда пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген булдырырга телиләр.

«2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәген булдыру турында карар кабул итте. Августта ул федераль бюджеттан субсидиягә сайлап алу узды. Республика акчалары белән бергә бу максатларга 2 миллиард сум юнәлдереләчәк», - дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.

Ул пилотсыз авиация системаларына бүген күп өлкәләрдә, шул исәптән фәндә һәм авыл хуҗалыгында да ихтыяҗ булуын әйтте.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Тагын бер проект – Мирный бистәсендә мөгезле эре терлекнең генетик тикшеренүләренә йөз тоткан агробиотехнопарк булдыру. «Аның максаты – Татарстанда сөтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру», – диде Фазлыева.

Татарстанда иң яхшы галимнәрне Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Фәнни алгарыш» премиясен тапшыру тантанасында 11 февральдә бүләкләячәкләр. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сөйләде.

«Тантанада катнашучылар өчен беренче һәм икенче катларда инновацион проектлар күргәзмәсе эшләячәк. Кичкә Россия фәне көне уңаеннан концерт көтелә», – диде Рифкать Миңнеханов. Ул концертта галимнәрнең артистлык таланты төрле чыгышларда чагылыш табачагын әйтте.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Премия түбәндәге номинацияләр буенча тапшырыла:

  • «Фәндә цифрлаштыру»;
  • «Перспектива»;
  • «Мәгърифәтче галим»;
  • «Сәләт»;
  • «Иң яхшы галим»;
  • «Иң яхшы фәнни остаз»;
  • «Фән – балаларга»;
  • «Галим-журналист»;
  • «Фәнгә тугрылык өчен»;
  • «Махсус номинация».

Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, узган елда булган «Иң яхшы яшьләр стартапы» номинациясе быел кертелмәгән.

Әлеге премиягә идеяләре, ачышлары фән үсешенә йогынты ясаган галимнәр лаек.

Былтыр «Фәнни алгарыш» бәйгесендә төп номинациядә җиңүгә Казан федераль университетының «Аз тонналы химия технологияләре» технологик паркы директоры Михаил Варфоломеев ирешкән булган.

Аның тикшеренүләре нефтьне күпләп җиңелрәк чыгарырга мөмкинлек биргән махсус химикат эшләү белән бәйле.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Бер тонна нефть чыгару өчен бер килограмм химия кулану кирәк. Аның кулланышы арта, чөнки нефть запаслары һаман да авырдан чыга. Безнең илдә климат шартлары да катлаулы, нәтиҗәле химикат юк, без бу юнәлештә эшлибез», – диде ул.

Галим чыгарылган нефтьнең бер өлешен чыганак эчендә үк эшкәртергә мөмкинлек бирүче технология турында сөйләде. Бу тагын да югарырак сыйфатка ирештерә.

Варфоломеев сүзләренчә, бүген гамәлдәге чыганаклардан 40 процент нефть кенә чыгарыла. Күбрәк чыгару өчен галим үз командасы белән калган запасларга да үтеп керерлек матдәләр уйлап чыгарган. Бу продукт безнең илдә генә кулланылмый, башка илләргә дә чыгарылган.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Физика-математика алгарышы» һәм «Физика-химия алгарышы» проектлары турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә узган уку елыннан Иннополис университеты ректоры Александр Гасников тарафыннан тәкъдим ителгән «Физика-математика алгарышы» сынау проекты уңышлы старт алганын искәртте. «Проектның төп максаты – математика белеме сыйфатын арттыру, укучыларның физика-математика юнәлешендәге мөмкинлекләрен үстерү, математика һәм физика юнәлешендә әзерлекле абитуриентларны вузларга җәлеп итү, мәктәпләрдә укытучыларга, яшь педагогларга ярдәм итү», – диде Илсур Һадиуллин.

Проект үзенә биш юнәлешне керткән:

  • Татарстан мәктәпләрендә физика-математика сыйныфларын оештыру (7-9 класслар)
  • 5-7 сыйныфлар өчен математика, физика буенча түгәрәкләр эшен оештыру
  • математика, физиканы популярлаштыру һәм өйрәнү (фестивальләр, лекцияләр үткәрү)
  • читкә чыгып чараларда катнашу өчен укучыларга премияләр бирү
  • мәктәпләр һәм укытучылар өчен грантлар.

«Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча, Казан федераль һәм Казан технологик университетлары белән берлектә безнең тарафтан, шулай ук Иннополис университеты тарафыннан «Физика-химия алгарышы» проектын эшләү өчен химия, физика юнәлешләре буенча укучылар, укытучылар белән иң яхшы эш тәҗрибәләрен өйрәнү оештырылган», – диде Илсур Һадиуллин.

Министр олимпиада хәрәкәтенең укучыларны фән өлкәсенә җәлеп итү ягыннан әһәмиятен билгеләп үтте.

Шулай ук, ул бүген мәктәпләрдә җитәкчеләр, җитәкче урынбасарлары, предмет укытучылары вазифасында 7 доктор, 147 фән кандидаты эшләвен әйтте. Көллият, техникумнарда 8 доктор һәм 187 фән кандидаты эшли. Югары белем өлкәсендә 1050 доктор һәм 4223 фән кандидаты хезмәт куя.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса