Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мәскәүдә татар оешмалары җитәкчеләре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

0

Бүген Мәскәү шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Алар күренекле татар әдибен искә алды.

Татар халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габудлла Тукай һәйкәле Мәскәүдә Новокузнецк урамы һәм Кече Татар тыкрыгы киселешендә урнаштырылган. Һәйкәл Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан чаралар программасы кысаларында куелган. Аның авторы – Россиянең Атказанган рәссамы Салават Щербаков. Бөек шагыйрнең хәзерге татар теле һәм әдәбиятына нигез салучы истәлеген мәңгеләштерү символы булып хезмәт итә. Бу хакта чарада катнашучылар да ассызыклап үтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса