Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Азат Хөсәенов белән хушлашу: Гафу ит безне, бөтен кешенең дә гомерен саклап кала алмыйбыз

0

Кичә 500дән артык җыр авторы, Татарстан театрларының 80нән артык спектакльләренә көй һәм инструменталь музыка язучы композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәеновның, каты авырудан соң, 67нче яшендә вафат булуы билгеле булды. Бүген аның белән Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә хушлашу мәрасиме узды.

Мәрхүм белән хушлашырга бик күп кеше килгән иде. Алар арасында дәүләт вәкилләре, театр әһелләре, язучылар һәм җырчылар да бар.

Равил Шәрәфиев: «Азатның музыкасы агылып тора иде»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев мәрхүмнең халык күңеленә үтеп керә алырлык җырлар иҗат итүче бик оста музыкант булуын билгеләде.

«Хәзер күпчелек музыкантларның язган көйләренең көйләре юк, ә Азатның язган музыкасы агылып кына тора иде. Аны җырлыйсы һәм тыңлыйсы килә. Иртән кәефем бик начар түгел иде. Хатыным: «Мондый музыкантлар сирәк була. Бар, күңелең тынычланып кайтыр», - дип әйтте. Урыннары җәннәттә булсын», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Азат Хөсәеновны үз чорының иң көчле композитор булуыннан тыш, искиткеч ихлас, самими һәм гади кеше булуын да искәртте.

«Азатны бик күптән беләм, кайчан танышканыбызны да хәтерләмим инде. Сирәк булса да, аралашып яшәдек. Танышлар, ахирәтләр идек, өстәвенә, ул минем кода да. Гаҗәеп ихлас, самими кеше иде. Аңардан бернинди мәкер күрмәссең. Һәм, әлбәттә, халкыбызның хәзерге композиторлары арасында иң көчле, иң югары урынны биләп торган композитор иде. 500ләп җыр, сәхнә әсәрләренә музыка язды, спектакльләрдәге җырларны көйләр белән бизәде», - диде ул.

Ркаил Зәйдулла үзенең юбилей кичәсенә җырлар кирәк булгач, Азат Хөсәеновка мөрәҗәгать итүе турында да искә алды. Композитор бу тәкъдимне шунда ук кабул итеп, кыска вакыт эчендә өч текстка көй язган. Алар арасында Зәйнәб Фәрхетдинова башкаруында танылган «Татар иле» җыры да була.

«Бик зур югалту, ләкин кеше туган икән, ул тууга ук үлемгә хөкем ителә. Хикмәт – аның кайчан килүендә генә. Бөтен үлем дә үкенечле, ә сәләтле, иҗаты белән халыкны сөендерә торган кешенең үлеме икеләтә үкенечле», - дип йомгаклады сүзен язучы.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Азат Хөсәеновның халкыбыз өчен зур шәхес булуын билгеләде һәм бүгенге буынның төп бурычы – аның иҗади мирасын саклау һәм яшәтү икәнлеген искәртеп үтте.

Апасы Сафия: «Сигез балалы гаиләдә җиденче бала булып туды»

Азат Хөсәеновның вакытсыз арабыздан китүе - һәркем өчен дә көтелмәгән авыр югалту, ә туганнары, хатыны һәм балалары өчен бу - олы кайгы. Саубуллашу мәрасимендә аның апасы Сафия, күз яшьләрен тыя алмыйча, туганын соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде.

«Сигез балалы гаиләдә җиденче бала булып туды ул. Һәрвакыт үзенең акыллылыгы, тыйнаклыгы, сабырлыгы һәм искиткеч моңлы тавышы белән аерылып торды. Без аның иҗаты белән горурланып яшәдек. Гаиләбездә берәр бәйрәм, туй яки юбилей булса, үзенең аппаратурасын төйи дә кайта иде. Бик рәхмәтле булдык гаиләсенә дә. Бик акыллылар», - диде ул.

Мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмне алып чыкканда, бер читтә улы белән кечкенә генә оныгы да елап басып тора иделәр.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Равия Мухина: «Гафу ит безне, Азат»

Композиторны Казанның 7нче клиник хастаханәсеннән озату да очраклы рәвештә сайланмаган икән. Профессор И.Г. Салихов исемендәге шәһәр ревматология үзәге җитәкчесе, РФ һәм ТРның атказанган табибы Равия Мухина сөйләвенчә, Азат Хөсәенов 25 ел буе хастаханә тормышында актив катнашкан, биредәге бер генә чара да аның катнашыннан башка үтмәгән. Ул ревматология үзәгенең «Ак чәчәкләр» ансамбленә җитәкчелек итеп, табибларны филармония сәхнәсендә чыгыш ясауга да әзерләгән булган.

«Ул шулкадәр шаян, тыйнак кеше булды. Аз гына вакыты булса да безнең ревматология үзәгенә килеп керә иде дә пианино янына утырып: «Әйдә, җый авыруларыңны, җырлап алыйк», - дия торган иде. Азат безгә бик җитмәс хәзер, пианинода да, баянда да уйнаучы булмас. 7нче клиник хастаханәнең табиблары, шәфкать туташлары аны беркайчан да онытмас. Гафу ит инде безне, Азат, бөтен кешенең дә гомерен саклап кала алмыйбыз шул», - диде Равия Мухина.

Якташлары: «Изге җомга көнендә, Рамазан ае алдыннан китеп барды»

Азат Хөсәенов Актаныш районы Әтәс авылында туа, ләкин 4 яшендә гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күченә. Ул ике як белән дә элемтәләрне югалтмыйча яши. Хушлашырга Мөслимнән дә, Актаныштан та якташлары килгән иде.

«Азат – безнең якташыбыз, Әтәс авылыннан. Ул бөтен яктан да килгән – композитор да, музыкант та. Аның гаиләсе, әти-әнисе дә бик сәләтле кешеләр иде. Әтисе Әтәс сигезьеллык мәктәбендә мәктәп директоры булып эшләде, аннары Мөслим районына күченделәр», - дип искә алды Актаныш районы Якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Шулай ук ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оештырган хәйрия концертында аның, авыру булуына карамастан, баян-гармуннары белән чыгып матур итеп җырлавын искә алды.

«Хәйрия концертларында, Сабан туйларында, спектакльләрдә һәм башка чараларда бик еш катнаша иде. Изге җомга көнендә, Рамазан ае алдыннан китеп барды. Бу аның изге кеше икәнен дә күрсәтеп тора», - дип билгеләде Васим Вәхитов.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов композиторның җырлары аша илне, халыкны яратырга һәм бер-береңә терәк булып яшәргә өйрәтүен билгеләп үтте. «Аның язган җырлары күңелгә үтеп керә иде. Вакытлы-вакытсыз киткән әрвахларыбызның әйткән нәзерләренә тугры булып яшәргә кирәк», - диде ул.

Мәрхүмне Киндери зиратында (Казан, Дорожная) җирләделәр.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

  • Азат Гаян улы Хөсәенов – 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. 4 яшендә гаиләсе Мөслим районы Уразмәт авылына күчә, Мөслим районы үзәгендә, Яңа Усыда яши. Бишенче сыйныфны тәмамлагач (1970), Казан дәүләт консерваториясе каршында сәләтле балалар өчен ачылган махсус музыка мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1978 елда тромбон классын (укытучысы профессор Шамил Низаметдинов) тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә һәм 1983 елда тынлы уен кораллары бүлегенең тромбон классын тәмамлый.
  • Беренче курсны тәмамлагач та, Камал театрына музыкант булып эшкә урнаша. Шунда беренче җырларын яза: «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рәшит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев, Әсхәт Хисмәтов башкара). 1983-1984 елларда Мәскәүдә хәрби оркестрда армия хезмәте үтә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, Натан Рахлин, аннары Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда уйный. Хезмәт кенәгәсендәге беренче язу – Яңа Усы авыл клубы сәнгать җитәкчесе.
  • Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура» спектакленә (1989) халык көенә охшатып җыр яза. «Казан егетләре» спектакленә җырлар яза (1990). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һ.б. татар театрларының җитмештән артык спектакленә көй язган (шул исәптән, Илдар Хәйруллинның «Ничарадан бичара», Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем»). «Әкият» курчак театрының татарча да, русча да тамашаларына көйләр иҗат итә. «Татармультфильм» оешмасы иҗат иткән мультфильмнарның да көе – Азат Хөсәеновныкы. Шулай ук Минзәлә театры («Биана»), Әлмәт театры (Зөлфәт Хәкимнең «Террорист» әсәре) белән дә хезмәттәшлек итә. Ун ел Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның «Зәйнәб-Зөфәр» төркеме белән эшли, гастрольләргә йөри.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса