Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин галимнәрне Россия фәне көне белән котлады

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин галимнәрне, тикшеренүчеләрне һәм укытучыларны Россия фәне көне белән тәбрик итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән җиткерелгән котлау сүзләрендә фәннең алгарышны хәрәкәткә китерүче төп көчләрнең берсе һәм икътисад, социаль өлкә, мәгарифне үстерүнең нигезе булып калуы билгеләп үтелә. Галимнәрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан кайбер фәнни юнәлешләрдә - нефть химиясе һәм IT-технологияләрдән алып биотехнологияләр һәм материал белеменә кадәр – әйдәп баручы позицияләрне били.

Песошин билгеләп үткәнчә, Россия һәм Татарстан фәнни мәктәпләре традицияләренә таянып, галимнәр илнең фәнни-технологик суверенитетын ныгытуга, импортны алмаштыру, цифрлаштыру һәм тотрыклы үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә өлеш кертә.

«Яшь галимнәргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Илебез фәненең киләчәге сезнең энтузиазмга, белемгә һәм фәнни эзләнүләргә омтылуыгызга бәйле. Татарстан Республикасы Хөкүмәте фәнни инициативаларны даими рәвештә хуплый, галимнәрнең тикшеренүләре һәм үз потенциалларын ачу өчен уңай шартлар тудыруга, төбәктә инновацион инфраструктураны үстерүгә ярдәм итә», - диелә котлауда.

Республика Премьер-министры шулай ук галимнәргә сәламәтлек, энергия, яңа идеяләр, Татарстан һәм Россия файдасына мөһим ачышлар теләде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса