Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Метшин Чехов базары турында: Объект Мәскәү базары кебек үк кызыклы булыр, дип көтәбез

0

Казанда Чехов базарын төзекләндерү проекты буенча эшләрне башкаруга рәсми рәвештә рөхсәт бирелде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Сәнәгать-сәүдә билгеләнешендәге объектларны төзү һәм төзекләндерү өчен рөхсәт бирелде. Мисалга Чехов базарын әйтә алабыз. Әлеге объект Мәскәү базары кебек үк кызыклы булыр, дип көтәбез. Яңа ел алды бәйрәмнәрендә генә дә бирегә 140 меңнән артык казанлы һәм башкала кунаклары килеп киткән», - дип шәрехләде шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Чехов базарын төзекләндерү проектын шәһәр мэрына 2024 елда архитектор Олег Маклаков тәкъдим итте. Аның планы нигезендә, базар киңлекләре берничә зонага бүленә: биредә төп бина, сәүдә рәтләре һәм галереяле күпфункцияле ишегалды барлыкка киләчәк. Төп чатырны сәүдә өчен торгызачаклар, ә аның артында ике катлы яңа сәүдә рәтләре төзеләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса