Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Зөлфәт Закиров «Кара урман» фильмы турында: Җәлил роле миңа үземне табарга ярдәм итте

0

«Фильм Татарстан Республикасы мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия»

11 февральдә «Мир» кинотеатрында режиссер Радик Кудояровның «Кара урман» фильмы күрсәтелде. Аны фильмның режиссеры һәм Муса Җәлил ролен башкаручы Зөлфәт Закиров тәкъдим итте.

2024 елда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ябык күрсәтүләрдән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелгән «Кара урман» фильмы профессиональ җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. 2025 елда картина фестиваль программасында актив катнашты, ә Казанның «Алтын мөнбәр» фестивалендә беренче тапкыр конкурс кысаларында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

«Фильм Татарстан Республикасы мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия. Аның инде билгеле бер статусы һәм бүләкләре бар», - дип бәяләделәр картинаны ТР Мәдәният министрлыгында.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Зөлфәт Закиров: «Беренче чиратта мин – артист»

Премьераны көткән арада «Татар-информ» хәбәрчесе фильмда төп рольне башкаручы, Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров белән аралашты. Ул бу картинаның үзе өчен әһәмияте турында җентекләп сөйләде. Җәлил роле ниндидер мәгънәдә Закировка үзен табарга ярдәм иткән.

Артистның кинода төшү тәҗрибәсе бар иде инде. Аның сүзләренә караганда, ул Мәскәүдә студент елларында ук кинода төшә башлаган, аннары эшен Казанда дәвам иткән. Соңрак аның кино карьерасында тәнәфес башланган.

«Шул чакта мин үземә зур сорау куйдым: мин кем – педагогмы, әллә артистмы? Аннары мин режиссурага тартылдым, тик бу картина чыккач, мин бу сорауга җавап биргәнмендер. Беренче чиратта мин артист», - дип сөйләде Закиров.

Закиров өчен бу шундый масштабтагы фильмда беренче төп роль. Аның сүзләренә караганда, кинода эшләү театрдан шактый аерыла: сәхнәдә актер беренче секундтан алып финалга кадәр тамашачы күз алдында тора, ә төшерү мәйданчыгында тиз арада кирәкле халәткә керергә кирәк. Закиров: «Миңа тегесе дә, монысы да ошый», - дип белдерә. Шул ук вакытта яңа кино проектларына актерны әлегә чакырмаганнар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бәлки, кайберәүләр: «Менә ул шундый картинада төшкән һәм хәзер күп гонорар сораячак», - дип куркадыр. Бәлки, мин ялгышамдыр, ләкин мин һәрвакыт бер генә максат куям: мин моны ни өчен эшлим, нәрсә әйтергә телим? Финанс ягы минем өчен – икенче, өченче, дүртенче урында», - дип сөйләде актер.

Тинчурин театрында Закировны Җәлил ролендә әлегә көтәргә кирәкми (студент чактагы хыялы булса да). Артист билгеләп үткәнчә, театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров артистлар кабатланмасын өчен тырыша. Җәлил роле кинода булган икән, димәк, башка нәрсә эзләргә кирәк, яңача ачылырга кирәк.

«Мин үзем өчен әйтәм, минем хезмәттәшләрем риза булмаска да мөмкин, әмма Айдар Тәлгать улы килгәнче бер чор булды, ул вакытта мин йокыга талган сыман идем һәм моның миңа ни өчен кирәклеген аңламадым. Мин Айдар Тәлгать улына бик рәхмәтле, чөнки ул мине башкача ачты. Һәм хәзер мин җилкәм артында сөрелмәгән җир булуын һәм сөрергә дә сөрергә кирәклеген аңлыйм», - дип сөйләде Закиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яхшылык белән яманлык көрәше

«Беренчедән, кешеләргә катлаулы нәрсәләр турында сөйләргә кирәк. Яхшылык һәм яманлык белән бәйле катлаулы әйберләр бар, ә мин яхшылык һәм яманлык турында үзем аңлаганча сөйләргә тырышам», - дип саный Кудояров.

Бу очракта яхшылык белән яманлык көрәше Җәлил белән фильмның төп антагонисты – штандартенфюрер Фляйшманның психологик дуэленә кайтып кала. Аларның сүз көрәше мәгънәсе буенча шулкадәр киң колачлы, режиссер сүзләренчә, геройларны 2000 елга артка яки алга күчерергә мөмкин булыр иде - диалогның асылы элеккечә калыр иде.

Яшь чикләве турында сораулар яңгырады. Исегезгә төшерәбез, фильмның яшь чикләве «18+», әмма режиссер мондый чикләү белән килешми, чөнки мондый статуслы прокат таныклыгын куркыныч фильмнар (хоррор) ала.

«Минем уйлавымча, бу акрынлап төзәлер, без бу мәсьәлә белән шөгыльләнербез әле. Әмма фильм киң тамашачы өчен», – дип җавап бирде Кудояров.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Диалогта – татар халкының бөтен кайгысы»

Кудояров фильм тәмамланганнан соң фикер алышуда, картина – геройларның прототиплары булган кешеләрнең соңгы көннәрендә рухи яктан алар янәшәсендә булу һәм алар белән нәрсә булырга мөмкинлеген күзәтү омтылышы, дип билгеләп үтте.

Тамашачыларның сорауларына җавап биреп, фильмны төшерүчеләр фильм өстендә эшләү, шул исәптән Җәлил образы, төшерү вакытында 15 саны символикасы һәм фильмның төп эпизоды – Җәлил белән Фляйшман диалогы турында сөйләделәр.

«Бу диалогта татар халкының бөтен кайгысы», – дип саный Кудояров.

Фикер алышуда катнашучылар Закировның һәм Павел Харланчукның (Рудольф Фляйшман) актерлык уенын, шулай ук Кудояров режиссурасын һәм аның тарихи материалга игътибарлы мөнәсәбәтен югары бәяләде.

Радик Кудояровның «Кара урман» картинасын Казан һәм республиканың 21 муниципаль берәмлеге кинотеатрларында күрергә мөмкин. Ел дәвамында шулай ук илнең башка төбәкләрендә күрсәтүләр планлаштырыла.

«Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса