Азат Җиһаншин: Миңа күрсәтелгән ышанычны аклар өчен, бөтен көчемне куячакмын
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Азат Җиһаншинның парламент депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Җиһаншинның 12 гыйнварда республиканың экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләнгәнен искәртте. Парламент Рәисе аңа яңа вазифасында уңышлар теләп, ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатын тапшырды.
«Миңа күрсәтелгән ышанычны аклар өчен, бөтен көчемне куячакмын. Рәхмәт сезгә!» – дип мөрәҗәгать итте Азат Җиһаншин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка.
«Хөрмәтле депутатлар! Бүгенге көнгә кадәр бергә хезмәт иттек, киләчәктә дә республикабызга, халкыбызга намуслы, фидакарь хезмәт күрсәтергә язсын. Йортларыгызга җан җылысы, дөньябызга иминлек телим», – дигән теләкләр юллады Азат Җиһаншин.
