Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Казанда тапшырылган яңа йортлардагы фатирлар гыйнварда 3,6 процентка арзанайган

0

Казанда файдалануга тапшырылган яңа йортлардагы фатирларга бәяләр гыйнварда 3,6 процентка кимегән. Әзер торакның бер квадрат метрының медиана бәясе 281 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта «Яндекс» тематик эзләү экспертлары хәбәр итә. Документ «Татар-информ» карамагында бар. Рейтинг нейрочелтәр ярдәмендә төзелгән.

Шул ук вакытта Татарстан башкаласында төзелә торган йортларда гыйнварда бер квадрат метрның медиана бәясе 252 мең сумга җиткән – бер айда 0,4 процентка арткан. Шулай итеп, Казанда әзер яңа йортлар төзелә торган проектларга караганда 12 процентка кыйммәтрәк.

Гомумән алганда, миллионлы шәһәрләрдә тапшырылган яңа йортларда бер квадрат метрның медиана бәясе гыйнварда 196 мең сум тәшкил иткән – декабрь белән чагыштырганда үзгәрмәгән. Төзелә торган торак сегментында күрсәткеч 204 мең сумга җиткән – бер айда 1,7 процентка арткан.

Нейроанализ мәгълүматлары нигезендә, 16 миллионлы шәһәрнең тугызында әзер яңа йортлардагы фатирлар төзелә торган объектларга караганда арзанрак. Алты шәһәрдә, шул исәптән Казанда, әзер торак киресенчә кыйммәтрәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса