Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Владимир Путин Ульяновскидагы милләттәшебез Дамир Низамтдиновны бүләкләде

0

Россия Президенты Владимир Путин «Россия тимер юллары» компаниясенең Ульяновск филиалы хезмәткәре Дамир Низамтдиновка II нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшыру турында указ имзалаган. Милләттәшебез дәүләт бүләгенә эшендә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булган. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Дамир Низамтдинов «Россия тимер юллары» компаниясендә хезмәт юлын машина йөртүче буларак башлап җибәргән. Аннары белгеч Ульяновскиның төяү-бушату эшләре һәм коммерция операцияләре механикалаштырылган дистанциясе начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Ул шулай ук төбәкләрнең инвестицион мөмкинлекләрен арттыру максатында транспорт хезмәте белән тәэмин итү юнәлешендә дә эшли. Мисал өчен, аның катнашында Кытайдан товарлар китертү логистика проекты эшләтеп җибәрелгән. Ул «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында үзенең дистанциясендә йөкләр ташуны тәэмин итә. Аның җитәкчелегендә «Ульяновск-1» станциясендә «ЦМ-Экспедитор» проектына старт бирелгән. Бу проект өсте каплаган вагоннарга йөк төяп җибәрү өчен терминал хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Губернатор Алексей Русских милләттәшебезне дәүләт бүләге алуы уңаеннан котлады.

«Дамир Искәндәр улы тимер юл тармагында зур эш тәҗрибәсенә ия. Югары профессиональлек һәм эшкә җаваплылык хисе белән карау ул җитәкчелек иткән коллективка югары җитештерү күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итә. Аның катнашында Кытай Халык Республикасы белән логистика проекты тормышка ашырыла, «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максат һәм бурычларына ирешү өчен йөкләр ташу тәэмин ителә. Дамир Искәндәр улын бүләк алуы уңаеннан тәбрик итеп, битараф булмавы, эш процессын даими рәвештә камилләштерергә омтылуы өчен рәхмәтемне белдерәм!» – дигән ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса