Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә халкына хәрбиләргә ярдәм җыюда катнашулары өчен рәхмәт белдерде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең төп бурычларның берсе булуын билгеләп үтте. Үзенең MAX каналында ул Бөгелмәдә гуманитар ярдәм җыюда катнашкан хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә һәм битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Бүген Бөгелмәдән шефлыкка алынган территорияләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.

Йөкнең гомуми авырлыгы 22 тоннадан артып китте. Аңа «Нива» автомобильләре, мотоцикллар, төзелеш материаллары, генераторлар, бензопилалар һәм җылыту мичләре кергән. Ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗларын тәэмин итү, шулай ук торак һәм коммуналь инфраструктура объектларын торгызу өчен каралган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса