Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин Пезешкианга Хаменеи үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдерде

0

Россия Президенты Владимир Путин Иран коллегасы Масуд Пезешкианга Ислам республикасына Америка-Израиль һөҗүме нәтиҗәсендә Иранның Югары җитәкчесе Аятолла Али Хосейни Хаменеи үлеме сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ислам республикасы югары лидерының һәм аның гаиләсенең дүрт әгъзасының үлемен Россия дәүләте башлыгы «үтерү» дип бәяләде.

Путин сүзләренчә, Россиядә Аятолла Хаменеины ике илнең дустанә мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм аларны киң колачлы стратегик партнерлык дәрәҗәсенә чыгаруга зур шәхси өлешен керткән күренекле дәүләт эшлеклесе буларак хәтерләячәкләр.

«Югары җитәкченең туганнарына һәм якыннарына, Хөкүмәткә һәм бөтен Иран халкына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйм», – дип йомгаклады РФ Президенты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса