Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Табиблар Чаллыда балалар мәйданчыгында уйнаганда имгәнгән кызның хәле турында сөйләде

0

Чаллыда балалар мәйданчыгында уйнаганда имгәнгән кызның хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ»га Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бүген төнлә Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегенә алты яшьлек баланы алып килделәр. Хәзерге вакытта кызның хәле авыр, тискәре динамика күзәтелми. Бала үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган. Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтә», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кыз 2 мартта Фоменко проспектындагы йорт ишегалдында уйнаганда имгәнгән. Якынча мәгълүматларга караганда, бала тауга менгән һәм конструкциядәге ачык урынга төшеп киткән.

Тикшерүчеләр имин булмаган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддә нигезендә эш ачкан. Хәзерге вакытта алар бу очракның барлык шартларын тикшерә һәм мәйданчыкның торышы һәм куркынычсызлыгы өчен кем җаваплы булганын ачыклый.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса