Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

КФУда Флорид Әгъзамовның тууына 90 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды

0

Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында Казан журналистика мәктәбенә нигез салучы, танылган журналист Флорид Әгъзамовның тууына 90 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды. Чарада гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, укытучылар, Флорид Әгъзамовның элеккеге шәкертләре һәм хезмәттәшләре катнашты.

«Флорид Әгъзамов һәрвакыт журналистикада, тормышта кеше – игътибар үзәгендә булырга тиеш, дия иде. Ул шушы фикер өчен көрәште. Укучыларына да журналистиканың игътибар үзәгендә, бернигә дә карамастан, һәрвакыт кеше торырга тиеш, дип өйрәтте. Ә бүген ул – безнең игътибар үзәгендә. Без аны бергәләп искә алабыз», – дип белдерде КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы Васил Гарифуллин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Флорид Әгъзамовның журналистика мәктәбе өйрәткән кыйммәтләрне аның укучылары әле дә истә тота, файдалана, дип раслады «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова.

«Компьютер технологияләреннән һәм гаджетлардан башка да ул һәм аның командасы безгә бик яхшы белем бирде. Укытучыларыбызның безне яратуларын, теләсә кайсы минутта безне якларга әзер булуларын күрдек. Алар һәр студентка шәхес буларак карый иде. Безгә бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган дәресләр бирделәр. Һәм без «Флорид Әгъзамовның журналистика мәктәбе»нә тугры калабыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Хәтер кичәсе КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә эшләүче Флорид Әгъзамов исемендәге аудиториядә узды. Чара «Кеше һәм цифрлы киңлек» халыкара медиафорумы кысаларында оештырылган иде. КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы Васил Гарифуллин әлеге форматтагы очрашуларны ел саен уздырырга ниятләүләрен әйтте. Аның сүзләренчә, Флорид Әгъзамовның истәлеген саклау, үткәннәрне искә алу һәм киләчәккә планнар турында сөйләшү Татарстан журналистикасы эшчәнлеге өчен файдалы булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса