Ярославль өлкәсендә БПЛА һөҗүмендә бала һәлак булган, әти-әнисе хастаханәгә китерелгән
Ярославль өлкәсендә БПЛА һөҗүмендә бала һәлак булган, ә аның әти-әнисе авыр җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә төбәк башлыгы Михаил Евраев.
«Кызганычка, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Һөҗүм вакытында Ярославль районындагы шәхси торак йортларның берсендә булган бала һәлак булган. Аның әти-әнисе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Күрше йортта яшәүче хатын да зыян күргән. Аларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип язган ул МАХ мессенджерынжа.
Һөҗүм вакытында шулай ук берничә торак йорт һәм сәүдә объектына зыян килгән. Өлкә территориясендә барлыгы 30 дан артык пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
