Легендар җырчы Илһам Шакиров һәйкәленең авторы һәм урыны билгеле
Казанда РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. Аның инде урыны тәгаенләгән. Һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Әлеге скверга бөек җырчы исеме узган елның апрелендә Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан бирелгән иде. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников.
«Узган атнада Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе вәкилләре составында Илһам Шакиров скверында күчмә утырыш үткәрелде. Аның нәтиҗәсендә Шәһәр үсеше институтына скверның архитектур планын әзерләргә кушылды», – диде «Татар-информ»га филармония директоры Кадим Нуруллин.
Аның сүзләренчә, Илһам Шакиров һәйкәле авторы конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган. Сүз уңаеннан, Денис Мельников – Казан өчен яңа исем түгел. Ул Фатих Кәрим һәйкәле авторларының берсе. Тагын бер хезмәте Белгород өлкәсендә урнашкан. Захар Карамян белән автордашлыкта сугыш темасына иҗат ителгән бу эш «Таганнар» («Качели») дип атала.
Казанда Илһам Шакиров исеменә бәйле урыннар берничә. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең 3 мең тамашачыга исәпләнгән концерт залы Илһам Шакиров исемен йөртә. Николаев урамында җырчы 1974-2005 елларда яшәгән 5нче номерлы йортка истәлек тактасы куелган. Казан урамнарының берсе аның исеме белән аталган. Шәһәрдә Илһам Шакиров исемен йөрткән музыка мәктәбе дә бар.
