Кравцов мәктәпләрдә укучыларның тәртибен бәяләүнең өстенлекләрен атады
Россия мәктәпләрендә тәртипне бәяли башлау педагогларга нигезсез дәгъвалар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«Укучыларның мәктәптәге таләпләрне үтәмәвенә кагылышлы конкрет фактларны системалы рәвештә теркәү педагог адресына нигезсез гаепләүләрне киметәчәк», - дип билгеләде ул.
Министр сүзләренә караганда, мондый чара укучыларның проблемаларын вакытында ачыкларга һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
«Укучыларның үз-үзләрен тотышындагы тайпылышларны иртә һәм объектив теркәү укучыга кирәкле ярдәмне вакытында күрсәтергә, аралашу һәм укудагы кыенлыкларны төзәтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде Кравцов.
Элегрәк билгеле булганча, барлык Россия мәктәпләрендә 2027 елның 1 сентябреннән укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләүнең бердәм системасы эшли башлаячак. 2026/27 уку елында һәр төбәктә 10ар мәктәптә сынау узачак. РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова хәбәр иткәнчә, тәртип өчен бәя өч баллы булачак: «үрнәк», «рөхсәт ителә торган» һәм «рөхсәт ителми торган».
