Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Бөгелмәдә контрактникларны хәрби хезмәткә озаттылар

0

Бөгелмәдә РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән җиде ир-атны хәрби хезмәткә озату тантанасы булды. Тантана хәрби комиссариат ишегалдында узды.

Волгоград өлкәсе һәм Бурятия Республикасыннан килгән ике контрактник Африка корпусында хезмәт итәчәк.

Биш ир-ат махсус хәрби операция зонасына китте. Аларның икесе - Бөгелмәдән, тагын икесе – Башкортостаннан, берсе - Төмән өлкәсеннән.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Круглов булачак хәрбиләргә шәһәр һәм район исеменнән хәерле юл теләде. Тантанада шулай ук руханилар һәм милли җәмгыять вәкилләре: протоиерей Евгений Романов, имам-хатыйб Баязит Рәүпов, азәрбайҗан диаспорасы вәкиле Шәрәфәт Мәлик оглы Әхәдов катнашты.

Фотоны Светлана Андреева тәкъдим итте

Район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов ир-атларга Татарстанда контракт төзергә карар кылганнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук аларның туганнарына хәрби хезмәт һәм көнкүреш мәсьәләләрен кайгырту буенча кайда мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен аңлатты.

Тантана азагында булачак хәрбиләргә Бөгелмә укучылары язган хатлар тапшырылды.

Фотоны Светлана Андреева тәкъдим итте

Материал Светлана Андреева катнашында әзерләнде




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса