Татарстанда яңгыр, кар һәм көчле җил көтелә
Бүген Татарстанда иртән һәм көндез явым-төшем һәм юеш кар көтелә, көнчыгышта урыны белән көчле яңгыр көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәгендә.
Җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе турында кисәттеләр.
Төнлә республикада һава температурасы 0...+ 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез чагыштырмача җылыну көтелә: +2...+7 градуска кадәр. Урыны белән һава +12 градуска кадәр җылыначак.
