«Зенит-Казан» волейбол командасы суперлиганың плей-офф финалына чыкты
«Зенит-Казан» волейбол клубы ярымфинал сериясенең хәлиткеч бишенче матчында «Локомотив» командасын җиңде.
Казанда узган очрашу татарстанлылар файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.
Финалда Алексей Вербов командасы Мәскәүнең «Динамо» клубы белән очраша.
