Әлмәткә легендар «Җиңү паровозы» килә
28 апрельдә нефтьчеләр башкаласы Әлмәт үзенчәлекле кунакны — Бөек Җиңүнең тере символы булган легендар «Җиңү паровозы»н каршы алачак. Бу чара Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тантаналы состав «Әлмәт» станциясенә кичке 16.35 сәгатьтә килеп җитәчәк. Поезд тукталышы өч сәгать дәвам итәчәк, бу вакыт эчендә шәһәр халкы һәм кунаклары чын мәгънәсендә утлы еллар атмосферасына, Җиңү шатлыгына чума алачак.
