Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Һава торышы

0

20 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава. Кар, төнлә һәм иртән урыны белән буран булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә һәм иртән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразына караганда, төнлә һава температурасы 6-11, көндез 2-7 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

Казанда төнлә болытлы һава. Температура 6-8, көндез 2-4 градус салкын көтелә.

21 гыйнварга каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда бераз кар, урыны белән буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 6-11, аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.  




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса