Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Суган соусындагы куян ите

0

1,5 авырлыктагы куян, 500 г каймак, 3 суган, 100 мл коры ак шәраб, 2 аш кашыгы атланмай, 1 аш кашыгы крахмал, 1 әр чәй кашыгы кара борыч һәм тоз.

Юылган, корытылган куян итен өлешләп, чистартылган суганны уртача зурлыкта шакмаклап турарга.

Каймакка крахмал салып, төерләре калмаслык итеп болгатырга.

Эрегән атланмайда 4-5 өлеш итнең һәр ягын 4 әр минут кыздырырга. Итне табадан алып, калганнарын да шулай ук кыздырырга.

Итне кәстрүлгә тутырып, суган салырга һәм болгатырга. Кәстрүлне 2 минут утта тотканнан соң, шәраб һәм каймак агызырга. Тоз, борыч сибәргә һәм тагын яхшылап болгатырга.

Итне томалап якынча 15 минут пешерергә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса