Татарстанның агросәнәгатендә GPS системасы гамәлгә керә
Бүгенге көндә әлеге система белән бик күп трактор, комбайн, автомашиналар җиһазландырылган инде. Бу өлкәдә аеруча Азнакай, Актаныш, Арча, Тукай районнары актив.Моннан ике төрле файда алырга уйлыйлар: беренчедән, техниканың тик тору очраклары, икенчедән, ягулык-майлау материаллары чыгымнары кими. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.