Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

20 яшьлек кыз ай ярымлык баласын үтергән

0
Кыз никахсыз яшәгән элекке иренә төрле смслар җибәрә.

Башта ай ярымлык балаларының үлүе турында хәбәр итә. Аннары аны хастаханәгә салдылар дип яза. Каенанасы бөтен хастаханәләргә шалтыратып чыга. Әмма беркайда да баланы тапмый. Шуннан соң полициягә барырга мәҗбүр була.

Бу фаҗига Свердловск өлкәсендә була. Полиция килгәндә кыз ишек ачмый. Аны ватып керергә мәҗбүр булалар. Шок хәлендәге яшь ананы карават астыннан тартып чыгаралар. Башта ул кызын бер танышыма илттем дип алдый. Аннары бәхетсезлек очрагы аркасында үлде ди. Ахырдан баласын  елавына түзә алмаганга ваннага батырып үтерүен сөйләп бирә. Баланың гәүдәсен одеялга төрә дә чоланга яшерә. Яшь хатын депрессия халәте кичерә торган була. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә. 

http://almet-rt.ru/tt/thebest/item/12940-20-yashlek-kyiz-ay-yaryimlyik-balasyin-%D2%AFterg%D3%99n.html




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса