Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Казанда «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 17 нче сезоны төгәлләнде

0

25 апрельдә Казанда «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 17 нче сезоны төгәлләнде. Анда 20 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге шәкертләргә курсларны тәмамлау турындагы сертификатлар тапшырылды. Очрашу Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике ай дәвамында ислам дине нигезләрен үзләштергән шәкертләр уен рәвешендә оештырылган имтиханда катнашты. Аннан аларга курсларны тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды. Шәкертләр арасында бөтен гаиләләре, дуслары һәм хезмәттәшләре белән бергә белем алучылар да бар иде. Алар Татарстан Диния нәзарәтенең популяр проектын оештыручыларга һәм мөгаллимнәргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барды. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнде; гакыйдәнең асылына төшенде, сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тормышы белән танышты, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлады. Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узды. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылды.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине нигезләреннән белем алып, шәригать буенча яшәргә омтылучы, әмма өч ел дәвамында мәчет каршындагы курсларда белем алырга мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.

Татарстан мөфтияте «Ислам. Беренче адымнар» проектын 2018 елда дәгъвәт алып бару максатыннан тормышка ашырыла башлады. Унҗиде сезон дәвамында әлеге курсларда 2000 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты. Шунысы куандыра: Мөфтиятнең әлеге мәгърифәтчелек проекты республика мөхтәсибәтләрендә тормышка ашырыла: Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Кама районнары мөселманнары үзләре яшәгән җирлектә белем ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса