Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Чайковский шәһәренең «Бәхетле» милли-мәдәни үзәге «Татарча диктант» акциясенә кушылды

0

Пермь крае Чайковский шәһәренең «Бәхетле» милли-мәдәни үзәге беренче тапкыр «Татарча диктант» халыкара акциясенә кушылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрдә яшәүче алты кеше, туган телгә тугрылыгын күрсәтеп, диктант язуда катнашты. Диктант өчен сайланган текстны «Бәхетле» милли-мәдәни үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы идарәсе рәисе Зифа Әгъләмова укыды.

Диктантның беренче өлеше Габдулла Тукайның татар халкы гимнына әверелгән «Туган тел» шигырен язудан гыйбарәт иде. Икенче өлештә катнашучылар шулай ук бөек шагыйрьнең «Исемдә калганнар» автобиографик повестеннан өзек язды.

Оештыручылар татар телен үстерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән бу мөһим акциядә катнашучыларга, шулай ук Үзәк балалар китапханәсе (чара шунда узды) коллективына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса