Җиңел атлет Дмитрий Неделин Дюссельдорф марафонында Россиянең яңа рекордын куйды
Россия җиңел атлеты Дмитрий Неделин Дюссельдорф марафонында җиңү яулады һәм марафон дистанциясендә яңа рекорд куйды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул 42 чакрым 195 метр араны 2 сәгать 8 минут 54 секундта буйсындырды. Бу нәтиҗә аңа 2007 елгы казанышын узып китәргә мөмкинлек бирде. Ул вакытта Алексей Соколов Дублинда узган марафонда 42,2 чакрым араны 2 сәгать 9 минут 7 секундта йөгереп үткән иде.
