Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Стресстан котыласың килсә, өй җыештыр!

0

Эш көне дәвамында, компьютер мониторы каршында утырып, мимик мускулатура бик нык киеренкелек кичерә, баш авырая, авырта башлый.

Стресстан котылуның бер юлы – 10-15 минут дәвамында чәчне тарау. Әлеге процедура канны «куып тарата».

  • Яхшы кәеф сакларга майлы балык та булыша, ул нерв системасы өчен бик файдалы. Балык яратмасагыз, банан ашагыз.
  • Борын, ирен астына, каш­лар арасына, кулның учына массаж ясагыз.
  • Кул учларын, кайнарланганчы, бер-беренә бик нык итеп ышкыгыз. Колакларны ышку да файдалы.
  • Душ керү. Су белән начар кәефегез агып киткәнне үзегез дә сизәрсез.
  • Баскычтан йөрү. 30 секунд баскычтан аска-өскә йөрү баш миенә кислород агымын җибәрә.
  • Рәсем ясау. Психологлар стресс кичергәннән соң ике-өч минут булса да картина ясарга куша.
  • Ароматерапия. Эфир майларын иснәү кәефне күтәрә.
  • Бию дә стресстан котылырга булыша. Фитнес-клубта шөгыльләнү дә ярдәм итми калмас.
  • Өй җыештыру фикерне тупларга ярдәм итә.
  • Туңдырма ашау. Тәмле-баллы ризык стресска каршы нәтиҗәле допинг.

http://shahrikazan.com/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса