Алабуга районының һавасы чистамы?
Атмосфера һавасының торышын тикшереп торучы автомат станциядән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада ясалган гомуми анализлар саны 2877 булган.
– Күрсәткечләр буенча һаваны зарарлаучы матдәләр концентрациясенең (углеводород суммасы, метан, күкерт водороды, күкерт диоксиды, углерод оксиды) артуы ачыкланмады, – дип хәбәр итә республиканың табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Гөлнур Сабирова.
“Гигиена һәм эпидемиология үзәге” мәгълүматларына караганда, 11-18 гыйнварда мониторинг нокталарында атмосфера һавасында гигиена нормативларының артуы күзәтелмәде.
