Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Укучыларның җәйге каникуллары 27 майда башланып, 31 августка кадәр дәвам итәчәк

0

Мәгариф министрлыгы җәйге каникулларның вакытын билгеләде. Ведомствода белдерүләренчә, каникуллар 27 майда башланып, 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, IX һәм XI сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамлану Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесенә бәйле булачак.

Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, тулы канлы ял мәктәп укучыларына көч һәм энергия тупларга ярдәм итә. Аның сүзләренчә, каникул чорында мәктәпләр каршында лагерьлар һәм балалар үзәкләре эшләячәк.

Укучылар спорт һәм сәламәтләндерү чараларында, конкурсларда, уен программаларында һәм мастер-классларда катнаша ала.

Министрлыкта шулай ук ел саен төбәкләргә каникулларның тәкъдим ителгән даталарын җибәрүләрен искәрттеләр. Шул ук вакытта, мәктәпләр графикны үз шартларын исәпкә алып үзгәртә ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса