Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2026

Марий Элда беренче татар эшмәкәрләре форумы узды

0

Марий Элда беренче тапкыр Республика татар эшмәкәрләре форумы узган. Чара төбәк эшмәкәрләрен, экспертларын һәм иҗтимагый лидерларын берләштергән. Форум бизнес вәкилләре өчен аралашу, тәҗрибә алмашу һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен масштаблы мәйданчык булган. Бу хакта Марий Эл татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Форум кысаларында спикерлар чыгыш ясаган:

  • Рөстәм Даминов – Марий Эл Республикасы татарлары автономиясе рәисе;
  • Алмаз Зыятдинов – «В ресурсе» бизнес-берләшмәсенә нигез салучы;
  • Искәндәр Исхаков – «Ак Барс» банкының Ислам банкингы үзәге директоры;
  • Йосыф Дәүләтшин – Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе;
  • Айгөл Мәгадиева – Марий Эл Республикасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы вәкиле.

Катнашучылар бизнес үсешенең заманча трендлары, масштаблашу алымнары, үзгәрүчән икътисад шартларында җайлашу, ислам финанс инструментларының мөмкинлекләре һәм аларны эшмәкәрлек практикасында куллану юллары һәм башкалар турында фикер алышкан.

Мондый чаралар көчле бизнес-берләшмә формалаштыра, милли бердәмлекне ныгыта һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ача, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса