Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Кырын эш барыбер беленә

0

Агымдагы елның 17 гыйнварында эчке эшләр бүлегенең дежур частенә иртән Яңа шәһәр боҗрасы янәшәсендәге “Камилла” кибете тирәсендә бер хатын-кызга һөҗүм итеп, әйберләрен урларга теләүләре турында хәбәр алына. Оператив төркем урынга чыгып тикшерү эшләре алып бара башлагач, әлеге хатын-кызның эшкә соңга калган өчен дисциплинар җаваплылыктан качып, ялганлавы билгеле була.

 Баксаң, әлеге хатын-кыз эшкә соңарган. Хезмәт урыныннан аның кайдалыгын белешеп эзли башлагач, ул хезмәттәшләренә дә, әтисенә дә үзенә һөҗүм итүләрен, арттан килеп башына сугып әйберләрен урларга теләүләрен әйтә, ә әтисе бу хакта полиция бүлегенә шалтыра. Соңыннан хатын-кыз моны эш урыныннан кумасыннар өчен генә уйлап чыгаруын әйтә.

- Аңа  әлеге гамәле өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.13 маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк. Ә бу - 1500дән 2000 сумга кадәр штраф дигән сүз. Бу хатын-кыз шулай итеп үзен дә уңайсыз хәлгә калдырды,   полиция хезмәткәрләрен дә юк эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итте, - ди район эчке эшләр бүлегенең тикшерү  бүлекчәсе юстиция майоры  Рөстәм Хафизов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса