Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Лениногорск мөхтәсибәтендә XIII «Гыйлем нуры» республика бәйгесе узды

0

Татарстанның Лениногорск районы мөхтәсибәтендә XIII «Гыйлем нуры» республика бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы чара «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында үтте.

Интеллектуаль ярышта Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 19 команда катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Чара дәвамында шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та эчтәлекле вәгазь сөйләде.

«Гыйлем нуры» бәйгесенең төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга карата кызыксынуны арттыру.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән мөхтәсибәте командасы иң күп балл җыйды һәм җиңүче дип табылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса