Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда курьерларның электробайкларының тизлеген чикләргә җыеналар

0

Татарстан башкаласында шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт итүче курьерлар өчен яңа кагыйдәләр әзерләнә. Шәһәрдә курьерларның электробайкларының тизлеген чикләү планлаштырыла. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Бүгенге көндә шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт итүче курьерлар җитди проблема булып тора. Алар катнашында еш кына юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыга. Быел гыйнварда электровелосипедта светофорның кызыл сигналына җәяүлеләр кичүе аша чыккан курьер егет һәлак булды», – диде Шакиров.

Яңа кагыйдәләр шулай ук курьерларның тышкы кыяфәтенә – кием формасына, термосумкаларга, транспорт чарасының торышы һәм характеристикаларына да кагыла.

Электробайкларны махсус IoT-модульләр белән җиһазландырырга планлаштыралар. Алар максималь тизлекне сәгатенә 25 километрга кадәр чикләячәк. Моннан тыш, шәһәрдә «әкрен» зоналар булдырырга ниятлиләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса