Әлмәттә 99 һәм 100 нче бала бергә туган. Ничек дисезме?
Гөлназ һәм Михаил Жегловлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган.
Аларның игезәк кызлары дөньяга аваз салган. Әлмәтнең ЗАГС идарәсендә кызчыкларны 2016 елда туган 99 һәм 100 нче бала итеп теркәүләрен әйтәләр. Михаил белән Гөлназның бер балалары бар инде. Хәзер алар күп балалы гаиләгә әйләнгән.