Казанның муниципаль парковкалары 9 майдан 11 майга кадәр бушлай булачак
Дүшәмбе, 11 майда, Казанның муниципаль парковкалары бушлай булачак. Бу Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле.
2026 елда 9 май шимбәгә туры килә, шуңа бәйле рәвештә ял көне дүшәмбегә, 11 майга күчерелә. Шул рәвешле, бәйрәм яллары дәвамында шәһәрнең парковка зоналарында автомобильләр куйган өчен түләү алынмаячак.
Искәртеп үтәбез, Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар, гадәттәгечә, шимбә һәм якшәмбедә, шулай ук бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә исә 19:00 сәгатьтән 08:00 сәгатьтә кадәр парковка өчен түләргә кирәкми.
