Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллыда Казанның туган телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлары тәкъдим ителде

0

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов инициативасы белән Чаллыда Казан шәһәренең туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге уңышлы муниципаль тәҗрибәләренә багышланган эшлекле очрашу узды.

Төп спикер буларак Казанның вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова чыгыш ясады. Ул республиканың башка шәһәрләреннән килгән хезмәттәшләренә Татарстан башкаласында тормышка ашырылучы системалы проектлар турында сөйләде: туган телдә мохит булдыру һәм балаларны иҗат аша милли мәдәнияткә җәлеп итү алымнарына тукталды.

Казанның уңышлы тәҗрибәсен җәелдерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Соңгы елларда күренгәнчә, балаларда туган телгә кызыксыну уятуның иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч ысулларыннан берсе – театр сәнгате. Шуңа да республика шәһәрләрендә «Апуш» студиясе үрнәгендә татар балалар театр студияләрен ачу фикер алышуның төп темасы булды.

Очрашуда шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга Башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. Алар үз территорияләрендә Казан тәҗрибәсен кертү мәсьәләсен өйрәнде.

Чара Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Апуш» балалар театр студиясенең «Елантау» спектаклен карау белән тәмамланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса