Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов: Ата-бабалары эшен лаеклы төстә хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә

0

Бүген ата-бабалары эшен лаеклы төстә махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантанада шулай дип белдерде.

Бәйрәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узды. Бирегә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район башлыклары, республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан сугыш, хәрби хәрәкәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар килгән иде.

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны якынлашып килүче 9 Май бәйрәме белән котлап, Бөек Ватан сугышында совет солдаты һәм халкының аяусыз көрәше, какшамас рухы турында сөйләде.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, күп еллар элек кебек үк, бүген дә Татарстан предприятиеләре илнең хәрби потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүен дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов 2026 елның Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы булуын искәртте. «Хезмәт фидакарьлеге предприятиесе» исеме югары бәя булып исәпләнгәнен билгеләп узды. Татарстанда андый 27 предприятие бар.

«Бүген ата-бабалары эшен лаеклы төстә махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә. Кайберләре бүген шушы залда», – диде Татарстан Рәисе һәм хәрбиләрнең туганнарына, якыннарына рәхмәтен белдерде. «Аларның ярдәме һәм кайгыртучанлыгы – ышанычлы тыл. Җиңү шунсыз булмый», – диде.

Рөстәм Миңнеханов бүген батырларча ил сагында торган егетләрне тәрбияләгән ата-аналарына олы рәхмәтен җиткерде. «Безнең изге бурыч – балаларны бердәмлек, фидакарьлек үрнәгендә тәрбияләү», – дип ул тантанада катнашучыларга нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

Республика Рәисе махсус хәрби операция ветераннарына, хәрбиләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Чаллыдан ефрейтор Андрей Инокентьев, үлеменнән соң, Батырлык Ордены белән бүләкләнде. Орден аның тормыш иптәше Антонина Инокентьевага һәм уллары Антон һәм Тимофейга тапшырылды.

Тантанада, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучылар «Батырлык өчен» медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Берничә оешмага «Хезмәт фидакарьлеге предприятиесе» исеме бирелде. Берничә иҗтимагый оешмага Татарстан Рәисенең Рәхмәт сүзе тапшырылды.

Тантанада сугыш тематикасына багышланган концерт программасы белән дәвам итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса