Бераз салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 21 гыйнварда, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Кар ява, төнлә урыны белән көчле кар. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.
Һава температурасы төнлә һәм көндез дә 4-9 градус салкын булачак.
Зәйдә 5-7 градус салкын.
22 гыйнварга каршы төндә Татарстанда 14-19 градус салкын булачак. Кар ява, буран чыга һәм томан төшәчәк.
