Шампиньонлы бефстроганов
600 г ит, 200 г гөмбә, 1-2 суган, 1 әр а.к. он һәм томат соусы, 1 стакан каймак.
Кыздыру өчен үсемлек мае.
Итне саламлап турап, 5-6 минут үсемлек маенда кыздырырга.
Аерым табада вакланган гөмбә һәм суганны кыздырырга. Аннан ит янына салып, каймак, он, томат соусы өстәргә һм кайнатып чыгарырга.
Табынга бәрәңге белән бирергә.
