Бәхетне кеше үзе тудыра
Кайсы төбәккә барып чыксаң да Күгәрченне шәл бәйләүчеләр авылы буларак беләләр. Ә менә соңгы елларда аны алтын куллы һөнәрче ир-егетләр таныта. Рафыйк Шәрәфиев әнә шуларның берсе.
Аның турында язарга күптәннән уйлансам да, никтер кулым җитмәде. Осталыгын бар яктан да ачып җиткерә алырмынмы дигән уйлар сагайтты бугай үземне. Югыйсә, танылырга өлгергән ир-егет инде. Ул ясаган берсеннән-берсе матур гөл аскуймалары, өстәл-урындыклар җөмһүриятебезнең төрле почмакларына таралган. Кабатланмас бизәкләре белән ясалган тәрәзә кәрнизләре кайсы гына авылдагы йортны ерактан ук балкытмый икән?! Күңелендәге матурлыкны әнә шулай агачларга күчерә Рафыйк. Кулыннан ут уйнатып, гөлләр тамдырса да, үзе хакында ачылып сөйләргә яратмый ул. Ә менә эшнең асылын аңлатканда күзләреннән очкын сибелә. Хезмәтенә мөкиббәнлеге, җанына ятышлыгы останың карашында чагыла.
–Боларның барысы да вакытны күп ала торган хезмәт. Ашыгып эшләп булмый. Бер генә кадакны артык яки ким каксаң да матурлык югала. Менә боларын махсус станокта кырдырып ясыйм,-ди ул, гөл аскуймаларына ымлап.
Исем китеп эш барышын күзәтәм. Гади генә агачка, әйтерсең лә, җан өрелә. Һәр эшнең үз остасы була, дип юкка әйтми шул халык.
–Мин кичләрен телевизордан кино караганда йортларга, аның эчендәге җиһазларга игътибар итәм. Ошаганнарын шунда ук күңелемә сеңдереп барам. Аннары хәзер интернет заманы бит. Бизәкләрнең төрләнешен табарга була. Әлеге дә баягы, вакыт кына кирәк.
Агач материалларын алдан ук әзерләп куя Рафыйк. Әлбәттә, эш өчен аларның киптерелгән, сыйфатлы булуы мөһим.Җиһазлар әзер булгач аларга махсус буяу сеңдерелә. Һәм ул фабрикада эшләнгәннәреннән берни белән дә аерылмый. Оста кулыннан үткәннәре әле хуҗаларга озаграк та хезмәт итә.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.
Автор фотосы.
