Чүлмәктәге хек
4 чүлмәккә: 1 кг хек балыгы ите, 2 суган, 1 помидор, 4-5 бәрәңге, 2-3 тозлы кыяр, 1 стакан каймак, су, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч. Кыздыру өчен атланмай.
Чистартылган балыкны, юып, уртача зурлыкта турарга. Туралган суганны атланмайда кыздырырга.
Кыяр, помидор һәм чистартылган бәрәңгене шакмаклап турарга. Чүлмәккә катламлап бәрәңге, балык, кыздырылган суган, тозлы кыяр, помидор салырга. Помидор катламы күмелмәслек итеп су агызырга һәм куе итеп каймак ягарга. Салкын духовкага куеп, духовканы кабызырга. Су кайнап чыккач, 200 градускача җылынган духовкада 30 минут пешерергә.
Табынга вакланган яшел тәмләткечләр сибеп бирергә.
