Балык диетасы
Әгәр сылу гәүдәле булырга теләсәгез, ит урынына балык ашагыз. Бу турыда күп язалар. Монда дөреслек юк түгел.
Шулай да нәкъ менә нинди балык ашарга кирәклеген генә алдан белергә кирәк. Аның кайбер төрләрендә калория майлы ит белән чагыштырганда икеләтә артык булырга мөмкин. Майлылыгы буенча балыкларны өч төркемгә бүлеп йөртәләр.
Майлы балык – аның составында 8 % май бар. Әлеге төркемгә майлы сельдь, скубрия, палтус, мерсин балыгы керә. Мәсәлән, майлы сельдьнең калориялелеге 210-250 ккал, ә иттә ул 120 ккал гына.
Диета өчен икенче төркемгә кергән балыклар файдалырак (майлылык 4-8%). Мондыйлардан алабуга, судак, ставрида, керкә балыгы, тунец, горбуша, карпны санап үтәргә мөмкин. Алардагы калория итнеке белән тигез.
Өченче төркемдәге балыклар шактый артык авырлыкны ташларга ярдәм итә (майлылык – 4%). Тәрәч, камбала, минтай, шим балыгы, елга алабугасы, корбан балыгы, чуртан балыгы ябыгу өчен менә дигән. Мәсәлән, чуртан балыгында калория 80-100 ккал гына.