Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2016

Әлмәттә чүплеккә ташланган баланың әнисе табылган

0
Әлеге хәл Әлмәт районында була – 2015 елның 23 ноябрендә Колшәрип авылыннан ерак түгел урында чүп эшкәртү станциясендә яңа туган ир бала мәете табыла.
Тикшерү ачыклаганча, бала исән-сау һәм вакыты җитеп туган була. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатыла, баланың әнисен эзли башлыйлар.

Әлеге адымга барган шикле кеше – спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга яратучы, берничә тапкыр административ җаваплылыкка да тартылганы булган 29 яшьлек Наталья Болгарова тоткарлана. Ул районның Рус Акташы бистәсендә яшәгән, үз гаебен тулысынча таныган.
 
Аның сөйләвенчә, ул 18-20 ноябрь аралыгындагы бер көндә ул бала таба, һава кермәслек итеп нарасыен пакетка сала һәм балконга чыгарып куя. Шуннан ике-өч көн вакыт узгач баласын чүплеккә чыгарып ташлый.
 
Шунысы да игътибарга лаек: 2015 елның августында ул авылдагы фельдшерлык пунктында күренгән була, аны Әлмәт хастаханәсенә җибәрәләр. Әмма, медицина полисы һәм иминият таныклыгы булмау, паспортының куллану вакыты чыгуын сәбәп итеп, булачак ананы анда исәпкә бастырмыйлар. Шул хәлләрдән соң ул башкача хастаханәгә бармый.
 
Тикшерү эше барышында медицина хезмәткәрләре эшенә дә хокукый бәя биреләчәк. Тикшерү эше дәвам итә.
 
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53449-tatarstanda-hatyin-kyiz-ya%D2%A3a-tugan-balasyin-balkonda-kaldyiryip-%D2%AFterg%D3%99n.html



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса