Әлмәттә балкон ясау тыела
Шәһәр төзелеше советының быел беренче тапкыр уздырылган утырышы бик бәхәсле барды. Көн кадагына куелган тугыз сорауның җидесе бу көнне һәркемдә дә теләктәшлек тапмады.
“Яшьлек” микрорайонында төзелүче 9-12 катлы 400 фатирлы һәм Изаил Зарипов проспектындагы 16 катлы 120 фатирлы йортларның фасадлары уңаеннан фикер алышулар тыныч кына барды. Аларның икесе дә алдагы утырышларда да тикшерелеп, бары әйтелгән тәкъдимнәрне искә алып кабаттан эшләргә дип җибәрелгән генә иде. Шуңа күрә бу юлы бертавыштан кабул ителделәр. Дөрес, киләчәктә утырыш каравына куйганда фасадларның кичке яктагы күренешләре дә ясалсын иде дигән фикерләр дә булды.
Түбән Мактамадагы элеккеге кирпеч заводы территориясендә үзенең проектын тормышка ашырырга теләүчегә дә артык дулкынланырга туры килмәде дип әйтәсе килә. Эшмәкәр биредә машина юу урыны ясаган булган инде. Хәзер ул аның янында автосалон, сәүдә үзәге төзергә тели. Үзе әйтүенчә, сәүдә үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, төзелеш кирәк-ярагы сатылачак. Чүплеккә әйләнгән ташландык территорияне рәткә китереп, комплекс ясауга бистә җирлеге дә шат кына. Бу сорауны шәһәр төзелеше утырышында кабат тикшерергә булдылар: проекттагы биналар фасады һәркемгә дә ошап бетмәде.
Ә менә яшел зонада төзелеш башларга яки кибетләрен, башка объектларын зурайтырга теләүчеләргә көн бетте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин эшмәкәрләрнең “без бит инде документлар артыннан йөри-йөри күпме вакыт, акча сарыф иттек” диюенә карата да фикерен үзгәртмәде. Җавап бер – “булган яшеллекне бетермәячәкбез, үз эшен җәелдереп җибәрүчеләргә безнең тәкъдимнәр күп, башка урыннардан җир бирә алабыз, рәхим итегез”. Төзүчеләр проспектындагы 22 нче йорт каршындагы “Морячок” кибетен дә яшел зона хисабына зурайтмакчы, ике катлы ясамакчылар. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары моңа тулысы белән каршы чыкты. Бигәш урамындагы 123 а адресы буенча кибет төзергә теләүчеләрнең дә хыялы тормышка ашмаячак. Әлеге участокны яшелләндерергә яки балалар мәйданчыгы ясарга тәкъдим ителде. Гафиятуллин урамында “Московский дворик” дип исем бирелгән кафе проектының да язмышы кәгазьдә генә калыр, ахрысы.
- Әлмәт норма белән төзелергә тиеш. Бездән соң киләчәк буын хакында да уйларга кирәк. Шәһәрне вак-вак сәүдә нокталарына бүлгәләргә кирәкми, – диде Айрат Хәйруллин янәдән.
Җитештерү, нәрсә дә булса ясау белән шөгыльләнергә теләүче кече һәм урта бизнес вәкилләренә калабызда булган сәнәгать мәйданчыкларына барырга киңәш ителде. Биредә һәркемгә урын җитәрлек.
Моннан соң Әлмәттә кешеләр йөри торган тротуарга яки йорт янындагы газонга чыгарып ишек, баскыч ясауларга да чик куела. Белгәнебезчә, торак йортларның беренче катларыннан фатирлар алып, аны яшәми торган бина итеп документлаштырып, биредә кибет-мазар ясаучылар байтак. Дәлилләр күз алдында – урамнарга күз салу да җитә. Архитектура идарәсе белгечләре тротуарларга кадәр сузылган күпчелек баскычларның, әлеге объектларга керү ишекләренең кагыйдәләр бозылып ясалуын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан шәһәр Советының махсус карары проекты да булдырылган. Аның нигезендә эшче проектта каралмаган балконнар төзү, аларны зурайту тыела. Әлбәттә, беренче каттан фатир алып, үз эшләрен җәелдерергә теләүчеләрдә әлеге карар зур ризасызлык уятты. Әмма шәһәр төзелеше советы әгъзалары фикерләрен үзгәртмәделәр.